Әй, бу язмыш …

Кайчак шулай ике гашыйк
Бер-беренә ят була,
Гел ал да гөл булмый тормыш,
Үпкәләшкән чак була.

Әллә ялгыш, әллә язмыш,
Ялгыз итә ни өчен?
Килгәнбез бит бу дөньяга
Бәхетле булыр өчен.

Җанны җаннар аңламаса,
Өйнең гүя шәме юк.
Болыт каплый күңелләрне,
Дөньяларның яме юк.

Әллә ялгыш, әллә язмыш,
Ялгыз итә ни өчен?
Килгәнбез бит бу дөньяга
Бәхетле булыр өчен.

Кайчак язмыш сөйгәннәрне
Ике ярда калдыра,
Ике җанны, мәхәббәтне
Ут-ялкында яндыра.

Әллә ялгыш, әллә язмыш,
Ялгыз итә ни өчен?
Килгәнбез бит бу дөньяга
Бәхетле булыр өчен.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »