Тормыш матур, яшәү татлы,
Икәү бергә булганда,
Кайгылар да җиңелрәк,
Иңне-иңгә куйганда.
Тормыш матур, яшәү татлы,
Аңлашып яшәгәндә,
Көннәр нурлы, күңел җырлы,
Син булсаң янәшәмдә.
Тормыш яҡты, яшәү татлы,
Мәхәббәт сүрелмәсә,
Җанны җанга тоташтырган
Кыллар һич өзелмәсә.
Тормыш матур, яшәү татлы,
Аңлашып яшәгәндә,
Көннәр нурлы, күңел җырлы,
Син булсаң янәшәмдә.
Гомер буе безгә шулай
Барасы да барасы,
Парлар булып, бер җан булып,
Янасы да янасы!
Тормыш матур, яшәү татлы,
Аңлашып яшәгәндә,
Көннәр нурлы, күңел җырлы,
Син булсаң янәшәмдә.
Бу җыр Энҗе Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 25/11/2024 - 23:48
«
»