Кеше гомере

Кеше гомерләре бигрәк кыска …
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.

Кеше гомерләре бигрәк кыска …
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе — гомерлек!

Кеше гомерләре бигрәк кыска …
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.

Кеше гомерләре бигрәк кыска …
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе — гомерлек!

Кеше гомерләре бигрәк кыска …
Бер сүнә дә кабат кабынмый.
Һәрбер кешегә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.

Кеше гомерләре бигрәк кыска …
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе — гомерлек!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »