Ничә еллар эзләдем,
Сине, ниһаять, таптым.
Бары син бердәнберем,
Минем парым, канатым.
Син бит минем сандугачым,
Син бит минем кояшым.
Гомер буе балкып җылыт,
Алма кулымнан кулың.
Син бит ныклы терәгем,
Көчләр өсти карашың.
Күрәм синдә яшәүнең
Мәгънәсен бу тормышның.
Син бит минем сандугачым,
Син бит минем кояшым.
Гомер буе балкып җылыт,
Алма кулымнан кулың.
Бәхетлемен язмышта
Булгач тугры юлдашым.
Кайда гына йөрсәм дә
Тоямын йөрәк җылың.
Син бит минем сандугачым,
Син бит минем кояшым.
Гомер буе балкып җылыт,
Алма кулымнан кулың.
Син бит минем сандугачым,
Син бит минем кояшым.
Гомер буе балкып җылыт,
Алма кулымнан кулың…
Варианты песни
