Татып яшик яратуның тәмен,
Бер киләбез дөнья йөзенә.
Кызганмыйча назлы сүзләреңне
Әйт, кадерлем, карап күземә.
Җаным дисәң, җаннарыма рәхәт,
Бәгырем дип, эрет бәгырьне.
Кадерлем дип, иркәләгән саен
Яшәүләрнең артсын кадере.
Татлы сүзләр әйткән иреннәрең
Балым дигән саен баллансын.
Орышсаң да, матурым дип орыш,
Үпкәләрлек урын калмасын.
Җаным дисәң, җаннарыма рәхәт,
Бәгырем дип, эрет бәгырьне.
Кадерлем дип, иркәләгән саен
Яшәүләрнең артсын кадере.
Кояш чыга, кояшым дип дәшсәң,
Сөйгәнеңнең карап күзенә.
Бәхет бит ул сөю тулы сүзләр
Сөю булып кайтса үзеңә.
Җаным дисәң, җаннарыма рәхәт,
Бәгырем дип, эрет бәгырьне.
Кадерлем дип, иркәләгән саен
Яшәүләрнең артсын кадере.
