Ялгызларга (икенче вариант)

Бар ул, беләм, ялгыз моңланганнар,
Сагышларда ялгыз янганнар;
Яратканым — җаны теләгәнне
Көтеп-көтеп, ялгыз калганнар.

Азмы әллә үзе парлы булып,
Ялгызлыкта гомер иткәннәр!
Сез алардан күпкә бәхетлерәк,
Гомер буе тиңен көткәннәр.

Кызганмагыз, дисез, ник кызганыйм,
Бәхетле без, дисез, ышанам.
Сабырлыкка сезнең мин таң калам,
Горурлыкка сезнең сокланам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »