Миңа эндәшмичә үтмә әле,
Үткәннәрем өчен гафу ит.
Үзең аңлап көткән күңелемне
Газаплавың миңа кыен бит.
Яраларга кагылмаска иде,
Төзәлергә тора иде бит.
Үз-үземне алдап яши идем,
Көчлелегем үзе бәхет, дип.
Һич ни әйтми генә киттең миннән,
Йөрәгемдә утлы газап бит.
Тик бер генә хәбәр көтәм синнән,
Газаплардан, зинһар, азат ит.
Яраларга кагылмаска иде,
Төзәлергә тора иде бит.
Үз-үземне алдап яши идем,
Көчлелегем үзе бәхет, дип.
Сүнмәс учак ясап йөрәгемнән,
Газап эчләрендә янам мин.
Дәва табар идем бер сүзеңнән,
Тик син күңелемдә, һаман син.
Яраларга кагылмаска иде,
Төзәлергә тора иде бит.
Үз-үземне алдап яши идем,
Көчлелегем үзе бәхет, дип.
