Елларым үтә (Гомерләр тиз үтә)

Категория: көе һәм сүзләре

Җылы җәйләр үтә,
Тагын көзләр җитә.
Сары яфраклы бу көзләрдә
Мине ни көтә?

Гомерләр тиз үтә,
Кайтмаска дип китә.
Үтә-сүтә гомер йомгагын
Елларым үтә.

Тагын көзләр җитә,
Күңел казлар көтә.
Салкын көзнең ачы җилләре
Бәгырьне өтә.

Гомерләр тиз үтә,
Кайтмаска дип китә.
Үтә-сүтә гомер йомгагын
Елларым үтә.

Еллар үтә-үтә
Гомер көзе җитә.
Ә күңел һаман өметләнеп
Гел сине көтә.

Гомерләр тиз үтә,
Кайтмаска дип китә.
Үтә-сүтә гомер йомгагын
Елларым үтә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »