Бала туа үз бәхете белән,
Үз язмышы белән дөньяга.
Якты өмет, терәк, олы шатлык
Куаныч булып ата-анага.
Күңел җимешебез, йөрәк тибешебез,
Бәхет-шатлыгыбыз — балалар.
Гомер көзебездә, картлык көнебездә
Булсын иде таяныч алар.
Бу дөньяда Ходай беркемне дә
Аермасын бала бәх(е)теннән.
“Балам” диеп, кулларыңа алып,
Иркәләп сөю рәхәтеннән.
Күңел җимешебез, йөрәк тибешебез,
Бәхет-шатлыгыбыз — балалар.
Гомер көзебездә, картлык көнебездә
Булсын иде таяныч алар.
Күңел җимешебез, йөрәк тибешебез,
Бәхет-шатлыгыбыз — балалар.
Гомер көзебездә, картлык көнебездә
Булсын иде таяныч алар…
Булсын иде таяныч алар…
