Ялгыз карчык

Категория: көе сүзләре

Томан сарган төнге урамнарга,
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Йоклый урам, йоклый төшләр күреп,
Тик бер генә өйдә ут яна.

Ялгыз карчык, нигә яна утың,
Төннәреңдә ниләр уйлавың?
Ялгызлыклар җиңел түгел, җиңел түгел,
Сабырлыклар бирсен Ходаем.

Йөрәк әрни… Әллә искә төште
Үткәннәрең, гомер юлларың?
Әллә инде кайтты, кайтты балаларың,
Өйләреңдә бәхет тулганмы?

Ялгыз карчык, нигә яна утың,
Төннәреңдә ниләр уйлавың?
Ялгызлыклар җиңел түгел, җиңел түгел,
Сабырлыклар бирсен Ходаем.

Томан сарган төнге урамнарга,
Әллә яңгыр, әллә кар ява.
Йоклый урам, йоклый төшләр күреп,
Тик бер генә өйдә ут яна.

Ялгыз карчык, нигә яна утың,
Төннәреңдә ниләр уйлавың?
Ялгызлыклар җиңел түгел, җиңел түгел,
Сабырлыклар бирсен Ходаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »