Якыным

Категория: көе сүзләре

Бар дөньям — синдер ул, язларым, җәйләрем,
Наз була җаныма сөйләгән сүзләрең.
Карашың — ак кояш, юлымда син юлдаш,
Тулган айдай йөзле, сөйкемле кара каш.

Якыным, якыным, шатлыгым, байлыгым,
Сусаган чагымда — чишмә су салкыным.
Бәхетем, тәхетем, рәхмәтем, рәхәтем,
Сагышлы мизгелдә — син минем сихәтем.

Без килгән бу җиргә бәхетле булырга,
Ярамый, ярамый гөлләрдәй сулырга.
Яратып һәм сөеп, кадерләп гомергә
Вәгъдәләр бирештек булырга гел бергә.

Якыным, якыным, шатлыгым, байлыгым,
Сусаган чагымда — чишмә су салкыным.
Бәхетем, тәхетем, рәхмәтем, рәхәтем,
Сагышлы мизгелдә — син минем сихәтем.

Бар дөньям — синдер ул, язларым, җәйләрем,
Наз була җаныма сөйләгән сүзләрең.
Яратып һәм сөеп, кадерләп гомергә
Вәгъдәләр бирештек булырга гел бергә.

Якыным, якыным, шатлыгым, байлыгым,
Сусаган чагымда — чишмә су салкыным.
Бәхетем, тәхетем, рәхмәтем, рәхәтем,
Сагышлы мизгелдә — син минем сихәтем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »