Чит җилләрдән искән җилләр белән
Килә һаман богау чыңнары.
Ерткычларча хөкем сүзе итеп,
Йөрәк җырлый нәфрәт җырлары.
Азатлыкны яулап кан коялар
Күп илләрнең егет-кызлары.
Шушы батырларга куәт өстәп,
Йөрәк җырлый сөю җырлары.
Ватанымның аяз күген иңләп,
Бөек таңның балкыр нурлары.
Кешелекнең бәхет бишегенә
Йөрәк җырлый данлау җырлары!
/Шигыре 1949-нчы, җыры 1950-нче елда язылган. Җырчылар репертуарына 1970-нче елларда керә/
Варианты песни
Бу җыр Флүрә Ногыманова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 29/11/2024 - 10:26
«
»
