Москва

Категория: көе сүзләре

Мин уянам алсу таң атканда,
Җырлаганда гүзәл Москва.
Туган илнең бөек башкаласы,
Йөрәгемдә сүзем бар сиңа.

Дөньяда син бер генәсең, Москва, Москва,
Гомергә син күңелдәсең, Москва, Москва!

Чал Кремль мәгърур басып тора,
Гасырларны алга үткәреп.
Ул чакыра безне киләчәккә,
Ялкын төсле байрак күтәреп.

Дөньяда син бер генәсең, Москва, Москва,
Гомергә син күңелдәсең, Москва, Москва!

Таш кыялы диңгез артларыннан
Кеше уе сиңа ашкына.
Халыкларга иркен тормыш бирдең,
Туган ана, яңа Москва!

Дөньяда син бер генәсең, Москва, Москва,
Гомергә син күңелдәсең, Москва, Москва!

/Җыр Мәскәүнең 800 еллыгы уңае белән 1947 елда язылган/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Москва»
Ноты для песни «Москва»
Ноты для песни «Москва»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »