Казан каласы таш кала,
Безнең сөйгән башкала.
Күңелләрне дәртләндергән
Җырлар шунда башлана.
И-их, Казан каласы,
Гөлбакчалар арасы!
Яшь йөрәкнең,
Ярсу дәртнең
Синдә табыла дәвасы.
Агыйделдән, Ык, Шөгердән,
Зәй, Зөядән Казанга
Килә яшьләр, канатланып,
Кошлар кебек язларда.
И-их, Казан каласы,
Гөлбакчалар арасы!
Яшь йөрәкнең,
Ярсу дәртнең
Синдә табыла дәвасы.
Илләр гизеп, сулар кичеп
Йөрсә дә егет һаман,
Кайтып килә ул яңадан —
Сагындыра шул Казан.
И-их, Казан каласы,
Гөлбакчалар арасы!
Яшь йөрәкнең,
Ярсу дәртнең
Синдә табыла дәвасы.
/Җыр 1950 елның маенда хор өчен язылган. Ләкин матбугатта 1982 елда гына басыла ("Мансур Мозаффаров. Йөрәк җыры. Җырлар, романслар" җыентыгында — төзүчесе З.Хәйруллина). Аңынчы кулъязма Җ.Айдаровта саклана/
