Акчарлаклар оча шаулашып,
Канатларын кагып суларга.
Тын Иделнең өстен яңратып
Җырлыйк, дуслар, кушылып шуларга. Эх!
Идел суы — туган су,
Ярларына тулган су.
Рәхәт биреп йөрәкләргә,
Җәелеп ага торган су.
Җилкәннәрен җәеп нурларда,
Аккош кебек йөзә көймәләр.
Егетләр һәм кызлар шуларда
Шат җырларын җырлап киләләр. Эх!
Идел суы — туган су,
Ярларына тулган су.
Рәхәт биреп йөрәкләргә,
Җәелеп ага торган су.
Идел буйларында тирән яр,
Яр өстендә кырлар, урманнар.
Шунда безнең данлы колхозлар —
Җырлап эшли дуслар, туганнар. Эх!
Идел суы — туган су,
Ярларына тулган су.
Рәхәт биреп йөрәкләргә,
Җәелеп ага торган су!
/Җыр 1948 елда иҗат ителгән. Күп еллар дәверендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор репертуарыннан төшмичә җырланып килде/
