Менәргә иде Урал тауларына

Менәргә иде Урал тауларына,
Басарга иде кыя ташына;
Шул кыядан кушылып җырларга иде
Урал бөркетләре таушына.

Йөресәң иде Урал күкрәгендә,
Салават Юлай йөргән сукмакта.
Белмим, никтер ярсу сагыну белән
Ашкына күңелем шул якка.

Күзләргә иде Урал тауларында
Бөркетләрнең канат какканын;
Каршыларга иде киң илемне
Нурга күмеп таңнар атканын.

/Гөлшат Зәйнашева бу җырның тууы турында болай сөйли: җырның бер строфасы (дүрт юлы) блокнотка гына язылып куелган кыска шигырь иде. Консерватория студенты Илһам Шакиров (1958-1959 уку елы) Мансур Мозаффаровка шул куплетны укып күрсәтә. М.Мозаффаров текстны яратып ала, җыр язар өчен тагын ике строфа кирәклеген әйтә. Тагын ике куплет языла. Бик тиз арада музыка иҗат ителә. 1959 елда җырны халыкка И.Шакиров ирештерә, аннан аны Р.Ваһапов җырлый/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Менәргә иде Урал тауларына»
Ноты для песни «Менәргә иде Урал тауларына»
Ноты для песни «Менәргә иде Урал тауларына»
Ноты для песни «Менәргә иде Урал тауларына»
Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »