Ашкынып килдек без бу тормышка,
Ашкындык без давыллар артыннан.
Гомерләр шул таңга карап бара,
Каршыда кабынды якты таң.
Күңелләр, гомерләр яшәреп, яшәреп,
Уй-теләк, хисләрдән дәртләнеп, дәртләнеп
Яшибез, багабыз без бу җирнең
Сөенеп мәңгелек чәчәген.
Бушлыкта бакчалар үсеп чыктылар,
Буйсынып хисләрнең әм(е)ренә.
Яхшырыр офыкта иң бәхетле,
Иң ямьле якты көн мәңгегә.
Күңелләр, гомерләр яшәреп, яшәреп,
Уй-теләк, хисләрдән дәртләнеп, дәртләнеп
Яшибез, багабыз без бу җирнең
Сөенеп мәңгелек чәчәген!
/"Кохозчылар маршы" — вакытында халык арасында киң таралган җырларның берсе. Башта М.Мозаффаров җырны 1931 елда Сәйфи Кудаш шигыренә иҗат иткән булган. Ул 1933 елда Мәскәүдә рус һәм татар телләрендә басылып чыга. Сәйфи Кудашның сүзләре түбәндәгечә була:
--куплеты--
Эшчегә кул биреп чын күңелдән
Иярдек без партия артына.
Күңелләр ашкынып канатлана,
Кабынып коммуна дәртенә.
--кушымта--
Урталар, ярлылар, берләшеп, берләшеп,
Ут ачтык кулакка дөрләтеп,
Ярсынып колхозлар без төзибез,
Сөенеп, бергәләп, гөрләшеп.
…
Күп вакыттан соң, өлкән шагыйрь ризалыгы белән, җырга Сибгат Хәким башкачарак сүзләр язгач, әсәр "Ашкынып килдек без бу тормышка" исеме белән таныла/