Мин күтәрәм, дуслар, бокалымны,
Алсу ялкын салып эченә.
Ялкыннан да кайнар сәламемне
Алып килдем шатлык киченә.
Яңгырасын безнең алтын яшьлек,
Мәңгелек җыр моңы шикелле;
Мин сәламлим иркен яшь гомерне
Һәм ирекле туган илемне!
Уйныйк та без, көлик, шатланыйк та
Һәм эшли дә белик, дусларым!
Без сөя дә белик гүзәл итеп
Илебезнең данлы кызларын!
Яңгырасын безнең алтын яшьлек,
Йә, сызыгыз матур, шат көйләр;
Тиң бәхетле булсын мәңге-мәңге
Яшь киленчәк белән яшь кияү!
Мин чәчәкләр сибәм юлыгызга,
Җиңел аяк белән үтегез,
Шатлык күлләренең кошлары күк,
Тиңсез матур гомер итегез!
/Җыр 1937 елда язылган. Матбугатта 1982 елда басыла ("Мансур Мозаффаров. Йөрәк җыры. Җырлар, романслар" җыентыгында — төзүчесе З.Хәйруллина)/
Варианты песни
