Тагын язлар килер

Тагын килер язлар. Тагын кояш
Шомырт чәчәкләрен иркәләр;
Синең ир(е)нең төсле, тагын шулай
Алсуланыр җәйге иртәләр.

Тагын килер язлар. Тагын, тагын,
Ай нурлары җирне матурлар.
Шомырт тынар, сирень уйга чумар,
Безнең сөйләшкәнне ай тыңлар.

Тагын килер язлар. Тагын кояш
Шомырт чәчәкләрен иркәләр;
Синең ир(е)нең төсле, тагын шулай
Алсуланыр җәйге иртәләр.

/Романс 1937 елда язылган. Нияз Даутов бу җырны 1968 елдан башлап башкарган. Романс шулай ук Татар опера театрының кайбер солистлары репертуарында да булган/

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Тагын язлар килер»
Ноты для песни «Тагын язлар килер»
Ноты для песни «Тагын язлар килер»
Ноты для песни «Тагын язлар килер»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »