Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына,
Мең вә мильюн афәрин бу сүрәтең нәкъкашына!
Бу озын сачне каян алган икән соң бу кояш?
Күр Ходайның кодрәтене, бер күзең сал башына.
И кояш! Ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.
Күрсә ялгыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
/Җыр 1946 елда язылган. Беренче башкаручылары — А.Аббасов һәм З.Хисмәтуллина/
/Тукайның бу шигыренә Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан иҗат ителгән икенче җыр да бар: https://erlar.ru/node/7808/
Варианты песни
Бу җыр Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 30/11/2024 - 16:22
«
»
