Минем сөю кайда йөри икән…

Минем сөю кайда йөри икән,
Ак буранлы салкын кыштамы?
Сөюемне алып кайттыгызмы,
Дип, каршылыйм язын кышларны.

Минем сөю кайда йөри икән, йөри икән,
Күкрәп иген үскән кырдамы?
Дөньяларны гизеп барган сөю, барган сөю
Син җырлаган моңлы җырдадыр.

Минем сөю кайда йөри икән,
Очратмадым әле мин аны.
Әллә кайдан килеп чыгар төсле,
Дөнья яшелләнгән бер мәлне…

Минем сөю кайда йөри икән, йөри икән,
Күкрәп иген үскән кырдамы?
Дөньяларны гизеп барган сөю, барган сөю
Син җырлаган моңлы җырдадыр.

Минем сөю кайда йөри икән,
Гөрләвекләр салган юлданмы?
Әллә инде сандугачлар сайрап,
Мәмрәп җиләк пешкән җәйдәме?

Минем сөю кайда йөри икән, йөри икән,
Күкрәп иген үскән кырдамы?
Дөньяларны гизеп барган сөю, барган сөю
Син җырлаган моңлы җырдадыр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »