Гомер елларым агымсу,
Менә таң атты тагын.
Таңнар саен күңелкәем
Сагына туган ягын.
Дус-ишләрем, күршеләрем,
Туган-тумачаларым,
Берсен сезгә юллар идем,
Икәү түгел шул, җаным.
Төшләремдә туган якка
Армый-талмый юл салам.
Йөресәм дә еракларда
Уемда сездә калам.
Дус-ишләрем, күршеләрем,
Туган-тумачаларым,
Берсен сезгә юллар идем,
Икәү түгел шул, җаным.
Туган ягым белән уртак,
Йөрәктә изге каным.
Сезнең белән үтсә иде
Һәрбер туасы таңым.
Дус-ишләрем, күршеләрем,
Туган-тумачаларым,
Берсен сезгә юллар идем,
Икәү түгел шул, җаным.
Добавлено tatassr в СБ, 30/11/2024 - 20:00
«
»