Хәлләремне сорамагыз,
Аңламассыз барыбер.
Һәр кешегә ярап булмый,
Серен сөйләр бу шул без.
Дуслар да бар, дус түгел дә
Бар бит бу дөньяларда.
Якын иткән дус-туганнар
Һәрчак булыр янымда.
Булганына шөкер итәм,
Рәхмәтлемен Ходайга.
Алҗысам да сер бирмимен
Авыр булган чагында.
Дуслар да бар, дус түгел дә
Бар бит бу дөньяларда.
Якын иткән дус-туганнар
Һәрчак булыр янымда.
Яши-яши аңлыйбыз без
Тормышларның асылын.
Башкалардан кер эзләмик,
Бар бит бар үз тормышың.
Дуслар да бар, дус түгел дә
Бар бит бу дөньяларда.
Якын иткән дус-туганнар
Һәрчак булыр янымда.
Бу җыр Дамир Айдуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 01/12/2024 - 12:36
«
»
