Хәерле иртә, дип, мин телимен
Дусларыма, туганнарыма.
Барча теләкләрем кабул булсын
Аллам "Амин" дигән чагында.
Тигез булсын йөргән юлларыгыз,
Якынайсын ерак аралар!
Барыгызга зур уңышлар юрыйм,
Тыныч кына булсын заманнар.
Чәйләрегез сезнең тәмле булсын,
Уңып торсын барыр юлыгыз.
Якты кояш нуры сибеп торсын
Сезнең аткан һәрбер таңнарда.
Тигез булсын йөргән юлларыгыз,
Якынайсын ерак аралар!
Барыгызга зур уңышлар юрыйм,
Тыныч кына булсын заманнар.
Пар йөрәкләр тизрәк кавышсыннар,
Ялгызлыктан Ходай сакласын.
Бәхет көлеп керсен тормышларга,
Кайгы җиле ишек какмасын!
Тигез булсын йөргән юлларыгыз,
Якынайсын ерак аралар!
Барыгызга зур уңышлар юрыйм,
Тыныч кына булсын заманнар.
