Юлларым

Категория: көе сүзләре

Күңелләр ашыга, ашкына,
Чакыра үтәсе юлларга.
Ерактан тавышың ишетәм:
"Исән-сау гына йөр юлларда".

Юлларым, юлларым, юлларым,
Калдыгыз еракта, еракта.
Китсәм дә еракка, еракка,
Сез минем йөрәктә, йөрәктә.

Юлларым агышы сагышлы,
Юлларда узылган гомерем.
Бер уйлап карасаң — бу тормыш
Яртысы үтелгән гомернең.

Юлларым, юлларым, юлларым,
Калдыгыз еракта, еракта.
Китсәм дә еракка, еракка,
Сез минем йөрәктә, йөрәктә.

Яшьлегем узган шул юлларда,
Күпме җыр, күпме моң сузылган.
Шатлыклы, бәйрәмле көннәрем
Бормалы юлларда узылган.

Юлларым, юлларым, юлларым,
Калдыгыз еракта, еракта.
Китсәм дә еракка, еракка,
Сез минем йөрәктә, йөрәктә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »