Мин синнән үзеңне урлыйм бүген,
Назлы сүзләремә исертәм.
Ә исерткәч шашуыңны тоймый,
Йомшак кулларыңны сикертәм.
Мин синнән үзеңне урлыйм бүген,
Әйдә, урлау гөнаһ дисеннәр.
Хисләргә исергән пар иреннәр
Берсен берсе назлап үпсеннәр.
Йөрәк тибешеңә кушылырмын,
Әйдә әле, бергә типсеннәр.
Безне күрүчеләр көнләшсеннәр,
Иң бәхетле пар ла, дисеннәр.
Синең күзләр сүнмәс яулык кебек,
Мин көткәнгә тагын мең матур.
Кочарга кыймаган күзләреңнән
Һәрбер нурын кудым мең тапкыр.
Мин синнән үзеңне урлыйм бүген,
Әйдә, урлау гөнаһ дисеннәр.
Хисләргә исергән пар иреннәр
Берсен берсе назлап үпсеннәр.
Йөрәк тибешеңә кушылырмын,
Әйдә әле, бергә типсеннәр.
Безне күрүчеләр көнләшсеннәр,
Иң бәхетле пар ла, дисеннәр.
Исерерсең минем хисләремнән,
Синең хискә мин дә чумармын.
Ике хыялыйга диңгез тигез,
Уйламабыз ничек чыгарын.
Мин синнән үзеңне урлыйм бүген,
Әйдә, урлау гөнаһ дисеннәр.
Хисләргә исергән пар иреннәр
Берсен берсе назлап үпсеннәр.
Йөрәк тибешеңә кушылырмын,
Әйдә әле, бергә типсеннәр.
Безне күрүчеләр көнләшсеннәр,
Иң бәхетле пар ла, дисеннәр.
Безне күрүчеләр көнләшсеннәр,
Иң бәхетле пар ла, дисеннәр…
Иң бәхетле пар ла, дисеннәр…
