Йөрәк хисем

Белмим, нигә ашкына күңел,
Йөрәк ярсый, тыңгы таба (а)лмый.
Ярларыннан чыккан дулкын кебек,
Чайкала ул, туктап тора (алмый).

Уйларымда китә әллә кая,
Ашкынма син, күңел, тынычлан.
Яшәргә бит кирәк алга таба,
Йөрәк бит ул түгел корычтан.

Йөрәкләрем тынычлансын өчен
Бары, иркәм, бары син кирәк.
Бер-береңне аңлап яшәр өчен
Бул син миңа һәрвакыт терәк.

Уйларымда китә әллә кая,
Ашкынма син, күңел, тынычлан.
Яшәргә бит кирәк алга таба,
Йөрәк бит ул түгел корычтан.

Мәхаббәтең миңа зур көч бирә,
Иң бәхетле кеше мин икән.
Мине сөеп яшәгәнең өчен
Рәхмәтемне мин сиңа илтәм.

Уйларымда китә әллә кая,
Ашкынма син, күңел, тынычлан.
Яшәргә бит кирәк алга таба,
Йөрәк бит ул түгел корычтан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »