Югалма юлларымнан

Югалма син юлларымнан,
Кояшым бул янымда.
Мәңге балкып, җылытып тор
Сөюем ялкынында.

Югалма син уйларымнан,
Яшә гел хыялымда.
Яктыртучы маягым бул
Йөрисе юлларымда.

Югалма син елларымнан,
Мең яшә күңелемдә.
Назларымны, сөюемне
Сакла син күңелеңдә.

Югалма син уйларымнан,
Яшә гел хыялымда.
Яктыртучы маягым бул
Йөрисе юлларымда.

Югалма син моңнарымнан,
Наз тулы йөрәгемнән.
Җырланасы җырларымның
Югалма юлларыннан.

Югалма син уйларымнан,
Яшә гел хыялымда.
Яктыртучы маягым бул
Йөрисе юлларымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »