Учыма алыйм әле

Әллә үзең берәр кошмы,
Учыма алыйм әле.
Сандугачым, былбылым бул,
Яныңда калыйм әле.

Сөю һәм көюләрнең дә
Кадерен белик әле.
Сиңа булган сөюемнең
Иң матур гүзәл мәле.

Хисләремдә бетмәс сөю,
Йөрәгем сөюеме.
Бер-берсенә гашыйк җаннар
Сөенеп көенмиме?

Сөю һәм көюләрнең дә
Кадерен белик әле.
Сиңа булган сөюемнең
Иң матур гүзәл мәле.

Назга тулган гашыйк җаным
Үстерә тормыш ямен.
Хисләремә канат куеп,
Булдыра яшәү тәмен.

Сөю һәм көюләрнең дә
Кадерен белик әле.
Сиңа булган сөюемнең
Иң матур гүзәл мәле.
Сөю һәм көюләрнең дә
Кадерен белик әле.
Сиңа булган сөюемнең
Иң матур гүзәл мәле…
Иң матур гүзәл мәле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »