Җырлыйк әле, биик әле,
Бездә бүген тантана.
Барыбыз да исән-саубыз,
Күңел шуңа шатлана.
Исәнмесез, саулармысыз,
Кодачалар, кодалар.
Исәнмесез, безгә килгән
Кияү, килен, балалар.
Табыныбыз балкып тора,
Күңел ача туганнар.
Без биегән чакта, әйдә,
Күтәрелсен тузаннар.
Җырлыйк әле, биик әле,
Бездә бүген тантана.
Барыбыз да исән-саубыз,
Күңел шуңа шатлана.
Исәнмесез, саулармысыз,
Кодачалар, кодалар.
Исәнмесез, безгә килгән
Кияү, килен, балалар.
Табыныбыз балкып тора,
Күңел ача туганнар.
Без биегән чакта, әйдә,
Күтәрелсен тузаннар.
Дөньялар киң торсыннар,
Бокаллар тулы булсын.
Өй түрләре гөрләп торган
Балалар белән тулсын.
Исәнмесез, саулармысыз,
Кодачалар, кодалар.
Исәнмесез, безгә килгән
Кияү, килен, балалар.
Табыныбыз балкып тора,
Күңел ача туганнар.
Без биегән чакта, әйдә,
Күтәрелсен тузаннар.
