Сокланам мин йөзләреңә,
Серле бу күзләреңә.
Игътибар итче, гүзәлем,
Әйтелгән сүзләремә.
Ничек син шулай матур да,
Ничек син шулай чибәр?
Бер тутырып карасам да
Тияр күзләрем, тияр.
Шаян да бит син үзең лә,
Йөрәгем булсын түзем.
Җанда мәхәббәт булганга
Язга әйләнде көзем.
Ничек син шулай матур да,
Ничек син шулай чибәр?
Бер тутырып карасам да
Тияр күзләрем, тияр.
Син миңа бик тә ошыйсың,
Әллә бәхет кошысың.
Син биргән сөю хисләрең,
Йөрәгемнән ташыйсың.
Ничек син шулай матур да,
Ничек син шулай чибәр?
Бер тутырып карасам да
Тияр күзләрем, тияр.
Ничек син шулай матур да,
Ничек син шулай чибәр?
Бер тутырып карасам да
Тияр күзләрем, тияр…
Тияр күзләрем, тияр…
