Яратам (унбишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мин сине өзелеп яратам,
Яратуым мизгеле кадерле.
Син мине, мин сине яраткан
Көннәрне онытма, кадерлем.

Яратам, яратам, яратам,
Кошлардай яныңда очамын.
Син минем, мин синең бәхетең,
Иркәләп һәм назлап ышанам.

Яратам мин сине көзләрдә,
Ярату — чәчәкле язларда.
Син мине яратып, иркәлә,
Сусадым мин синең назларга.

Яратам, яратам, яратам,
Кошлардай яныңда очамын.
Син минем, мин синең бәхетең,
Иркәләп һәм назлап ышанам.

Кадерлем, дип, сиңа, сарылам,
Сарылам да кабат сагынам.
Син мине, мин сине сагынган,
Сөюем учагы кабынган.

Яратам, яратам, яратам,
Кошлардай яныңда очамын.
Син минем, мин синең бәхетең,
Иркәләп һәм назлап ышанам.
Иркәләп һәм назлап ышанам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »