Яшьлеккә барырга юл бармы?

Категория: көе сүзләре

Елларның үткәнен сизмәдем,
Чәчемә сарылган карлары.
Тауларга менепләр карадым:
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Ничекләр яңадан сынарга
Үтелгән, сүтелгән юлларны?
Офыкка менәргә юллар бар,
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Тойгылар тулышкан яшьлекне
Үткәннәр кайларга яшерде?
Бер тапкыр үрелеп күримче
Юлларда адашкан яшьлекне.

Ничекләр яңадан сынарга
Үтелгән, сүтелгән юлларны?
Офыкка менәргә юллар бар,
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Тауларны күчереп куйсаң да,
Туктатып булмый шул елларны.
Диңгезләр кичергә әзермен:
Яшьлеккә барырга юл бармы?

Ничекләр яңадан сынарга
Үтелгән, сүтелгән юлларны?
Офыкка менәргә юллар бар,
Яшьлеккә барырга юл бармы?
Ничекләр яңадан сынарга
Үтелгән, сүтелгән юлларны?
Офыкка менәргә юллар бар,
Яшьлеккә барырга юл бармы?..
Офыкка менәргә юллар бар,
Яшьлеккә барырга юл бармы?..
Яшьлеккә барырга юл бармы?..

/ Шул ук диярлек сүзләргә, тик бөтенләй башка көйгә язылган "Яшьлеккә кайтырга юл бармы?" җыры белән чагыштырыгыз: https://erlar.ru/node/6334 /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »