Хәерле кич (икенче вариант)

Хәерле кич, хәерле кич телим
Барчагызга, дуслар, туганнар.
Кичләрегез сезнең матур үтсен,
Юкка чыксын ару-талулар.

Яңгырасын матур, дәртле җырлар,
Моңга тулсын сезнең күңелләр.
Сүнмәс маяк булып юл күрсәтсен
Киләчәктә якты өметләр.

Сәламәтлек сезне ташламасын,
Саулык дигән байлык мул булсын.
Тормышыгыз җитеш, уйларыгыз якты,
Юлларыгыз һәрчак уң булсын.

Сөюләрдән янсын сезнең йөрәк,
Картаймасын һич тә, яшь булсын.
Күзләрегез шатлык нуры чәчсен,
Йөзегездә кояш балкысын.
Йөзегездә кояш балкысын…

Хәерле кич, хәерле кич телим
Барчагызга, дуслар, туганнар…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »