Сөюемнең кояшы

Күңелеңнең назларында
Эретәсең син мине.
Ничек бар — шулай яратам,
Җаныкаем, мин сине.

Бәхетле кичләребезне
Каршылыйк икәү бергә.
Уяныйк бәхетләр белән
Һәр көнне икәү бергә.

Елмаеп карыйк дөньяга,
Без бит икәү бәхетле.
Саклыйк әле югалтмыйча
Үзебез тапкан бәхетне.

Күңелеңнең назларында
Эретәсең син мине.
Беркемгә дә алыштырмам,
Җаныкаем, мин сине.

Сөюемнең кояшы син,
Нур сибәсең күңелгә.
Насыйп булсын, җаныкаем,
Гел бәхетләр күрергә.
Гел бәхетләр күрергә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »