Китмәгез, аккошлар

Категория: көе сүзләре

Аккошлар, әйтегез, кайларга киттегез
Шулай чылбырлардай тезелеп?
Сезнең каңгылдаудан, соңгы моң җырлаудан
Йөрәкләр кала соң өзелеп.

Йөрәктән аерып, канатны каерып
Ала торган нинди узмыш бар?
Туктагыз, китмәгез, моңнарсыз китмәгез,
Ачы шул, димәгез, язмышлар.

Аккошлар китмәгез, җаннарны өтмәгез.
Сезнең моңсыз без соң нишләрбез?
Сезнең каңгылдаусыз, моңсыз без, җырларсыз
Сагышкамы икән нишләрбез?

Йөрәктән аерып, канатны каерып
Ала торган нинди узмыш бар.
Туктагыз, китмәгез, моңнарсыз китмәгез,
Ачы шул, димәгез, язмышлар.

Аккошлар киттегез, җырларсыз киттегез,
Безнең генә күңел моңлана.
Сезнең каңгылдаулар, сезнең моң җырлаулар
Йөрәк түрләрендә саклана.

Йөрәктән аерып, канатны каерып
Ала торган нинди узмыш бар?
Туктагыз, китмәгез, моңнарсыз китмәгез,
Ачы шул, димәгез, язмышлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »