Аккош күлен хәтерләтә
Очрашулар урыны.
Әйдә киттек күл буена,
Бир әле, бир кулыңны.
Ал таңнарда, я кичләрдә
Кил әле, кил яныма.
Күрче анда, күл эчендә
Пар аккошлар кагына.
Әйдә, чыгыйк аккош булып
Саф мәхәббәт ярына.
Таң булса да, кич булса да
Кил әле, кил яныма.
Аккош җырын хәтерләтә
Миңа синең тавышың.
Сөю йөрткән пар йөрәкләр
Кайчан икән кавышыр?
Ал таңнарда, я кичләрдә
Кил әле, кил яныма.
Күрче анда, күл эчендә
Пар аккошлар кагына.
Әйдә, чыгыйк аккош булып
Саф мәхәббәт ярына.
Таң булса да, кич булса да
Кил әле, кил яныма.
Җаным, диеп, сөям, диеп,
Кулың үбәсем килә.
Аккошлардай оя корып
Дөнья көтәсем килә.
Ал таңнарда, я кичләрдә
Кил әле, кил яныма.
Күрче анда, күл эчендә
Пар аккошлар кагына.
Әйдә, чыгыйк аккош булып
Саф мәхәббәт ярына.
Таң булса да, кич булса да
Кил әле, кил яныма.
