Ап-ак күлмәк, ап-ак хисләр
Мул табынның түрендә.
Кияү — бөркет, килен — аккош,
Иреннәре ирендә.
Ике җанны бергә кушты
Чәчәкле туй, хисле туй.
Әткәйләрдә, әнкәйләрдә
Якты теләк, изге уй.
Ике җанны бергә кушты
Чәчәкле туй, хисле туй.
Ике юлны бергә итте,
Туйның туе — кызыл туй.
Дөньяларны дер-селкетә
Җыр-биюле кызыл туй.
Алда туйлар булып торсын,
Бәбәй туе, алтын туй.
Ике җанны бергә кушты
Чәчәкле туй, хисле туй.
Әткәйләрдә, әнкәйләрдә
Якты теләк, изге уй.
Ике җанны бергә кушты
Чәчәкле туй, хисле туй.
Ике юлны бергә итте,
Туйның туе — кызыл туй.
Ике җанны бергә кушты
Чәчәкле туй, хисле туй.
Әткәйләрдә, әнкәйләрдә
Якты теләк, изге уй.
Ике җанны бергә кушты
Чәчәкле туй, хисле туй.
"Бергәлектә — бәхет" дигән
Һәммәбездә булсын уй.
"Бергәлектә — бәхет" дигән
Һәммәбездә булсын уй…
Якты теләк, изге уй…
