Ике аккош, ике гашыйк йөрәк
Салмак кына йөзеп йөриләр.
Каңгылдашып, күл өстендә уйнап,
Бер-берсенә нидер сөйлиләр.
Карашларда гыйшык очкыннары,
Күзләр җыя кояш нурларын.
Күз алдымда нәкъ шул аккошлардай
Сөйгәнемә гашыйк булганым.
Ике аккош күлгә кереп китте,
Кояш нуры китте озата.
Сөйгәнемә булган сагышларым
Аккошлар эзенә карата.
Карашларда гыйшык очкыннары,
Күзләр җыя кояш нурларын.
Күз алдымда нәкъ шул аккошлардай
Сөйгәнемә гашыйк булганым.
Ике аккош күл читенә килгән,
Сузам ап-ак икмәк кисәге.
Аккошларның назлы карашында
Гүя сөйгәнемнең күзләре.
Карашларда гыйшык очкыннары,
Күзләр җыя кояш нурларын.
Күз алдымда нәкъ шул аккошлардай
Сөйгәнемә гашыйк булганым.
Варианты песни
