Бәлли-бәү, кызым!

Бәлли-бәү, кызым, күктә ай калка,
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү.
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.

Урамнар тынган, җилләр туктаган,
Күрше бала да ятып йоклаган.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Күрше бала да ятып йоклаган.

Сөйгән курчагың ял итә күптән,
Аю, филләрең урманга киткән.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Аю, филләрең урманга киткән.

Йомшак мендәрдә йокла, йом күзең,
Рәхәтләнеп син ял ит төн озын.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү,
Рәхәтләнеп син ял ит төн озын.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү, бәлли-бәү…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (6 голосов)
« »