Алма пешкән, өзелеп төшкән,
Чәчелгән тирә якка.
Әйләнеп кайтасы килә
Бик тә бәхетле чакка.
Иртәләре, иртәләре,
Иртәләре-кичләре,
Нидән шулай кайнар икән
Мәхәббәтнең хисләре.
Мәхәббәт ул янар чәчәк,
Әйтерсең, кызыл алма.
Мәхәббәтнең юлларында
Адашып син югалма.
Иртәләре, иртәләре,
Иртәләре-кичләре,
Нидән шулай кайнар икән
Мәхәббәтнең хисләре.
Мәхәббәтнең пар алмасы
Насыйп булсын һәркемгә.
Саф күңелләр белән керик
Туасы һәрбер көнгә.
Иртәләре, иртәләре,
Иртәләре-кичләре,
Нидән шулай кайнар икән
Мәхәббәтнең хисләре.
Иртәләре, иртәләре,
Иртәләре-кичләре,
Нидән шулай кайнар икән
Мәхәббәтнең хисләре…
Нидән шулай кайнар икән
Мәхәббәтнең хисләре…
