Көтәм сине иртән искән
Таң җиле арасыннан.
Шул җилләрдән килеп чыгып
Мине кочарсың сыман.
Килче, кил, иркәм, яныма,
Күңел сине сагына.
Бар дөньялар онытыла
Син янымда чагында.
Сине уйламыйча үтми
Бер генә көннәрем дә.
Өннәремдә сыман тоям,
Төшемдә күрәмен дә.
Килче, кил, иркәм, яныма,
Күңел сине сагына.
Бар дөньялар онытыла
Син янымда чагында.
Саклап яшик сөюләрне,
Сүрелдерми учагын.
Шул учактай җылы-назлы,
Иркәм, синең кочагың.
Килче, кил, иркәм, яныма,
Күңел сине сагына.
Бар дөньялар онытыла
Син янымда чагында.
Варианты песни
Бу җыр Марсель Вәгыйзов репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 10/12/2024 - 08:22
«
»
