Моны бер юлаучы
Юраучыдан белдем,
Уч төбемдә — бәхет сызыгы!
«Миңа ни буласын
Алдан әйтмә!» — дидем.
Калмас яшәвемнең кызыгы.
Бәхеткәем минем
Үз кулымда икән!
Җуелмасын гына ул кинәт…
Үз бәхетен hәркем
Саклый белсен иде,
Көчле булсын иде hәр йөрәк.
Барлык сынауларга
Бирешмәдем, түздем;
Йөрәк белән тойдым газабын…
Гомер сызыгына
Җырларымны тездем;
Газапларга каршы җавабым…
Бәхеткәем минем
Үз кулымда икән!
Җуелмасын гына ул кинәт…
Үз бәхетен hәркем
Саклый белсен иде,
Көчле булсын иде hәр йөрәк.
Ни буласын мина
Ярый әйтмәгәнсең,
Уч төбенә карап юраучы!
Һәркем аңлый белсен
Үз бәхете нидә
«Бәхет кайда?» — диеп сораучы…
Бәхеткәем минем
Үз кулымда икән!
Җуелмасын гына ул кинәт…
Үз бәхетен hәркем
Саклый белсен иде,
Көчле булсын иде hәр йөрәк.
