Хәлләремә ис китәрлек,
Йокыларым югалды.
Күңелләремә сыярмы,
Яратам ике ярны.
Уйланамын, баш ватамын:
Кайларга диеп кайсы?
Килми шул инде, килми шул
Берсен дә югалтасым.
Бар икән күрәсе, янасы көяселәр,
Хисләремне тигез итеп урталай бүләселәр.
Икесенә дә бервакыт дөресен сөйләселәр,
Бар икән әле, бар икән,
Бар икән күрәселәр.
Түгел икән, җиңел түгел
Йөрүләр ике яклап.
Гафу итмәсләр шикелле,
Үзләре белеп алса.
Шулай да бәхетле мин дип,
Күңелемне юатам.
Ни хәлләр итеп түзәрмен,
Икесен дә югалтсам.
Бар икән күрәсе, янасы көяселәр,
Хисләремне тигез итеп урталай бүләселәр.
Икесенә дә бервакыт дөресен сөйләселәр,
Бар икән әле, бар икән,
Бар икән күрәселәр.
