Сөям диеп әйт әле

Категория: көе һәм сүзләре

Әгәр мөмкин булса, кайтыр идем
Яшьлек урамнарына,
Йөг(е)реп чыгып кабат адашырга
Тормыш бураннарында.

Ялгышны төзәт әле,
Язмышны үзгәрт әле.
Яннарыма басып, күземә карап,
"Сөям" диеп әйт әле.

Язмышларның җиле кире исми,
Яшьлек кире кайтмый ул.
Яшьлек дигән алсу, күркәм гөлләр
Кабат чәчәк атмый шул.

Ялгышны төзәт әле,
Язмышны үзгәрт әле.
Яннарыма басып, күземә карап,
"Сөям" диеп әйт әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »