Карап үстердең мине, әнкәй,
Каз бәбкәседәй иркәләп.
Хәтерлисеңме, йөри идек
Чишмәләргә без бергәләп?
Ничә еллар өмет өзмичә,
Ераклардан әнкәй көтәдер.
Кичер, зинһар, озаклаганга,
Кайтап әле мин тагын бер.
"Кызым" диеп иркәләп дәштең,
Сөя идең мине кочып.
Үсеп җиттем, газиз оямнан
Кошлар кебек киттем очып.
Ничә еллар өмет өзмичә,
Ераклардан әнкәй көтәдер.
Кичер, зинһар, озаклаганга,
Кайтап әле мин тагын бер.
Әнкәй, синең назлы сүзләрең
Җылыта хатта җил-давылда.
Кайтам кабат өз(е)леп сагынып,
Кайтам, әнкәй, туган авылга.
Ничә еллар өмет өзмичә,
Ераклардан әнкәй көтәдер.
Кичер, зинһар, озаклаганга,
Кайтап әле мин тагын бер.
