"Юкә чәчкә аткач кайтам", — диеп,
Вәгъдә биреп киттең чит якка.
Сагышымнан янып,
Көнне төнгә манып,
Елый идем үксеп кайчакта.
Юкә атып, чәчкәләрен койды,
Тик син генә никтер кайтмадың.
Вәгъдәләрең ялган.
Ә мин әле һаман
Көтәм юкә чәчкә атканын.
Җырларымда тик син генә булдың.
Төнге төшләремне югалттым.
"Кайтыр бозлар аккач,
Юкә чәчкә аткач…"
Үз-үземне шулай юаттым…
Юкә атып, чәчкәләрен койды,
Тик син генә никтер кайтмадың.
Вәгъдәләрең ялган.
Ә мин әле һаман
Көтәм юкә чәчкә атканын.
Бу җыр Оксана Ильюп репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 10/12/2024 - 19:40
«
»
