Сайларга матурлар күп булса да,
Күңел яткан белән танышалар.
Бәхетле булырга хакы барлар
Мәхаббәттән генә кавышалар.
Көн дә кояш балкып, көлеп тормас,
Шатлык ачмас көн дә кочагын.
Ялгызлыкта туңып, өшемәскә
Сүндермәгез гаилә учагын.
Көннең көне, җәйнең кышы барга
Кирәк була бик еш килешергә.
Ятимлек кыравыннан саклагыз
Мәхаббәттегезне җил эчендә.
Көн дә кояш балкып, көлеп тормас,
Шатлык ачмас көн дә кочагын.
Ялгызлыкта туңып, өшемәскә
Сүндермәгез гаилә учагын.
Чибәрләрне читтән эзләмә син,
Иң чибәре синең яннарыңда.
Буран явып, давыл дуласа да
Аяз көннәр торсын күз алдыңда.
Көн дә кояш балкып, көлеп тормас,
Шатлык ачмас көн дә кочагын.
Ялгызлыкта туңып, өшемәскә
Сүндермәгез гаилә учагын.
Варианты песни
