Бер Ходаем, синнән генә сорыйм
Туар иртәләрнең яктысын,
Төннәремнең тыныч караңгысын,
Көннәремнең нурлы ак төсен.
Алыштырма төнем белән көнне,
Элмә кара кайгы пәрдәсен.
Яманлыктан, явызлыктан сакла,
Тормышыма бәла кермәсен.
Бер Ходаем, синнән генә сорыйм
Тыныч бәхетемнең дәвамын.
Булган гөнаһымны кичерә күр,
Изге эшнең бирче савабын.
Алыштырма төнем белән көнне,
Элмә кара кайгы пәрдәсен.
Яманлыктан, явызлыктан сакла,
Тормышыма бәла кермәсен.
Бер Ходаем, булган гомеремнең
Һәрбер иртәсенә куанам.
Сиңа гына өмет белән карыйм,
Сиңа гына, Тәңрем, ышанам.
Алыштырма төнем белән көнне,
Элмә кара кайгы пәрдәсен.
Яманлыктан, явызлыктан сакла,
Тормышыма бәла кермәсен.
/речитатив/
Бер Ходаем, синнән генә сорыйм
Тыныч бәхетемнең дәвамын.
Булган гөнаһымны кичерә күр,
Изге эшнең бирче савабын.
Яманлыктан, явызлыктан сакла,
Тормышыма бәла кермәсен.
Яманлыктан, явызлыктан сакла,
Тормышыма бәла кермәсен…
Тормышыма бәла кермәсен…
