Бүген синең туган көнең, телиләр матур теләк,
Сизеп торам: күңелеңә тагын җылы сүз кирәк.
"Дөнья мәшәкате күмгән, ял итәсең — диләр — сирәк",
Онытылып торыр өчен җанга якын сүз кирәк.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык булсын иде күберәк.
Нидер һаман җитми кебек, гади генә сүз кирәк.

Җаның тыныч булсын, дустым — бу сүзем минем теләк.
Гаиләң матур, дөньяң җитеш, эзләгәнең таптың, димәк,
Шуннан да зур бәхет булмас. Сиңа тагын ни кирәк?
Көткән сүзең әйтүче кеше — яныңдагың, синең терәк.
Җаның тыныч булсын, дустым — бу сүзем минем теләк.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык булсын иде күберәк,
Нидер һаман җитми кебек, гади генә сүз кирәк.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык булсын иде күберәк.
Җаның тыныч булсын, дустым — бу сүзем минем теләк.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык булсын иде күберәк.
Нидер һаман җитми кебек, гади генә сүз кирәк.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык булсын иде күберәк.
Җаның тыныч булсын, дустым — бу сүзем минем теләк…